МӨХӘММӘДИЕВА

Гөлназ Мират кызы

Башкортстанның атказанган артисткасы (2006).

Башкортстанның халык артисткасы (2020).

1971 елның 1 гыйнварендә Бакалы районы Куштирәк авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый. К. Тинчуринга багышланган Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе лауреаты. Матурлык конкурслары лауреаты, “Актер җыры-94” һәм “Дуслык моңы – 2000” Республика конкурслары дипломанты, “Туган тел” Республика конкурсының Гран-при иясе. Яшьләрне тәрбияләүгә,башкорт һәм татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өчен берничә тапкыр мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән.

Башкарган рольләре:

Маруся«Зөләйха»Г. Исхакый

Вазыйфа«Әниләр һәм бәбиләр»Т. Миңнуллин

Зөлфия«Явыз сеңел»Ә. Иделбаев

Хыял кызы«Чүлмәкче сере»Ә. Кәшфуллин

Гөлҗиһан«Банкрот»Г. Камал

Мартина«Очабызмы?»Ив Жамиак

Зилә«Котлыйбыз, син әти булдың!»Р. Кинҗәбаев

Йолдыз«Нурзадә һәм Нурсылу»И. Әлмөхәммәтов

Бибигөл«Киек казлар»Р. Сафин

Телли«Аршин мал алан»У. Хадҗибәков

Мария«Күз яше фонтаны»С. Латыйпова, Х. Фатыйхова

Хәмидә«Ай булмаса, йолдыз бар»Т. Миңнуллин

Песи«Урман әкияте»С. Кудаш

Магруфа«Өченче әтәчкә кадәр»Г. Камал, М. Фәйзи

Карчәчәк«Былтыр маҗаралары»Г. Тукай

Коринкина«Соңлаган бәхет»А. Островский

Гөлнур«Гүргә керер сер иде»Р. Кинҗәбаев

Курше хатыны«Пуля»Д. Салихов

Наилә«Бичура»М. Гыйләҗев

Жанинна«Шайтан котыртты»К. Гольдони

Галиябану«Галиябану»М. Фәйзи

Миләүшә«Янамын да көямен»М. Әмир

Фәридә«Сайрар кошым»Р. Гюнтекин

Мәвия«Адашкан күңел»М. Фәйзи

Сәйлән«Ач күзеңне, монда мин!»Г. Каюмов

Кунак«Башмагым»Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзи

Рәмзия«Бердәнберем, бәхет гөлем»Х. Вәхит

Гөлчәчәк, Даша«Төнге шаяру»А. Ибраһимов

Гөлчәхрә«Аршин мал алан” У. Хадҗибәков

Арлекин, Гвардеец«Железное сердце Тутти»Ю. Олеша. А. Әхмәтова инсценировкасы

Женя«Сагышларны басмый сулар да»В. Гуркин

Дания«Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте»Аманулла

Саҗидә«Җизнәкәй»Х. Ибраһимов

Зөләйха«Су юлы»Н. Асанбаев

Пудель«Авыл эте Акбай»Т. Миңнуллин

Хәдичә«Алты кызга бер кияү»Т.Миңнуллин