Гайнетдинов

Символ Сәлим

Гайнетдинов Символ Сәлим улы 1955 елның 26 мартында Башкортостан Республикасының Калтасы (әлеге Краснокама) районы Яңакабан авылында туа. Казан театраль училищесын тәмамлый. Укудан соң Әлмәт татар драма театрына җибәрелә. 1990 елдан Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында эшли. 1993 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 2007 елдан алып 2015 елга кадәр Уфа «НУР»татар дәүләт театрында эшли. 2020 елда «Нур»театрына кабат кайта.
Татарстанның атказанган артисты.