СИРАЕВА

Сәвия Гыймадлислам кызы

Русиянең атказанган артисткасы (2007).

Башкортстанның халык артисткасы (1989).

Татарстанның халык артисткасы (2001).

Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева 1934-нче елның 5 гыйнварендә Нуриман районы Иске Исай авылында дөньяга килә. Йөрәгенә иҗат ялкыны салган туган төяге аңа башкалага – олы сәнгать дөньясына юллама бирә һәм 1949 елны сәләтле яшь кыз Уфа дәүләт театр училищесына укырга керә. Актер осталыгы серләрен билгеле педагоглар Хаҗи Бохарский һәм Вәли Галимов өйрәтә.

Иҗат юлын Башкорт дәүләт филармониясендә башлап җибәрә.

1960 елда Салават дәүләт драма театрына эшкә килә.

1964 елдан яшь актрисаның язмышы М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән бәйләнә. Репертуарында рус һәм дөнья классикасы әсәрләре дә шактый.

1984 елда “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

1989 елда “Башкортстанның халык артисты” дигән югары исемгә лаек була.

Шул ук елны Республика яшь тамашачылар театрында эшли башлый.

1993 елны яңа оешкан “Нур” татар дәүләт театрына чакыру ала. Сәхнә остасы яшь коллективка аякка басу чорында зур иҗади ярдәм күрсәтә, яшь актерларны тәрбияләүгә, репертуарны баетуга көч сала. Төрле жанрдагы образлар, характерлар тудыра. Киң диапазонлы актриса үзен тирән психологик драма һәм трагедия остасы итеп таныта.
А. Нәсиннең “Үтер мине, җаный” лирик комедиясендә тудырган Сайдә образы өчен “Театр язы” фестивалендә (1996 ел) “Иң яхшы актер дуэты” өчен премия белән бүләкләнә.
Олы тәҗрибәле сәхнә остасы үзен режиссерлык мәйданында да таныта. 2000 елда Сәйфи Кудашның “Урман әкияте спектакле өчен “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә җиңүче дип игълан ителә.
2001 елда “Татарстанның халык артисткасы” дигән мактаулы исем тапшырыла.

Төрле елларда радиопостановкаларда яисә телевизион фильмнарда катнаша. Соңгы эшләрнең берсе – Флорид Бүләковның “Ай кызы” телевизион фильмындагы роле күпләрнең күңелендә актрисаның иҗатына янә соклану өстәде.

2007 елның августында “Русиянең атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

Башкарган рольләре:

Хәтирә«Кулъяулык»Т. Миңнуллин

Бибиәсма«“Көз»Г. Исхакый

Сайдә«Үтер мине, җаным!»А. Нәсин

Тутыя ханым«Саклыйк әле күңел хисләрен»Р. Кол-Дәүләт

Таифә«Өч аршин җир»А. Гыйләҗев

Мәрфуга«Күрәзәче»З. Хәким

Саймә«Кыйбла кая?»Аманулла

Җиһан«Рәхмәт сиңа, Сөләйман!»У. Гадҗибәков

Разыя«Ай булмаса, йолдыз бар»Т. Миңнуллин

Хатын«Керәсез төшләремә»М. Гыйләҗев

Сихерче«Кар өстендә күбәләк»Н. Гыймәтдинова

Мәрьямнең
әнисе
«Аклы-каралы мәрәкә»И. Бикбулатова

Галимәбану«Галиябану»М. Фәйзи

Корбанбикә«Кичке табын»М. Кәрим

Фәридәнең әбисе«Сайрар кошым»Р.Н. Гунтекин

Миһри«Җизнәкәй»Х. Ибраһимов

Тутакай«Ябалак борылышында»Ф. Бигашев

Нәгыймә«Типтерәм әле дөньясында»Г. Камал

Җиһан«Ак калфак»М. Фәйзи

Түтәй«Түтәйле Ибатуллин»Аманулла

Галимә«Хаҗи әфәнде өйләнә»Ш. Камал

Ак әби«Ак чәчәк – сиңа бүләк»Р. Нурлыгаянов

Әни«Әниемнең ак күлмәге»Ш. Хөсәенов

Әүдәки«Гөргөри кияүләре»Т. Миңнуллин

Камилә«Кыз урлау»М. Кәрим

Биби түтәй«Көтелмәгән «кунак»С. Лобозеров

Миңлебикә«Отышлы тормыш»Ә. Фәйзи

Пресса

Гюльнара ИКСАНОВА
«Республика Башкортостан» № 33 от 19 февраля 2009 г.

Лилия Сахабутдинова.
Культура // Персона