ФӘХРУЛЛИНА

Резеда Рәвил кызы

1962 елның 1 апрелендә Илеш районы Югары Манчар авылында туган. 1986 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң Башкорт академия драма театрында эшли. 1991 елдан бирле “Нур” театрында эшли башлый. 2007 елдан З. Исмәгыйлев ис.Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укыта. Резеда Рәвил кызы “Җырларымны бүләк итәм”, “Көлсәң – көл, көлмәсәң – ела”, “Сихри яшьлек” кебек театрлаштырылган тамашаларының режиссеры булып тора. “Две далекие близкие зимы” кинофильмда төшә (“Башкортстан” киностудиясе, 1996 ел). Театр әһелләре берлеге әгъзасы (1992 ел).

1998 елда Г. Исхакыйның “Көз” спектаклендә Гөлсем ролен башкаруы өчен Казан шәһәрендә “Нәүрүз” Халыкара театраль фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә премияга лаек була. “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә К. Тинчурин ис. IV Республика театраль фестивале лауреаты (Казан, 1999 ел).

Башкортстанның атказанган артисткасы (1995).

Башкортстанның халык артисткасы (2003).

Татарстанның халык артисткасы (2006).

Башкарган рольләре:

Хәҗәр«Ямҗсез тормыш»Ф. Сәйфи- Казанлы

Мәвия«Адашкан күңел»М. Фәйзи

Гөлсем«Көз»Г. Исхакый

Джульетта«Ромео һәм Джульетта»У. Шекспир

Зөлфия«Саклыйк әле күңел хисләрен»Кол-Дәүләт

Шәмсегаян«Өч аршин җир»А. Гыйләҗев

Бибиәсма«Киек казлар»Р. Сафин

Мәдинә«Ай булмаса, йолдыз бар»Т. Миңнуллин

Дилбәр«Гүргә керер сер иде»Р. Кинҗәбаев

Мәликә«Кар өстендә күбәләк»Н. Гыймәтдинова

Гөлбану«Назлы кияү»К. Тинчурин

Зәйтүнә«Пуля»Д. Салихов

Кара киемле хатын«Сайрар кошым»Р. Н. Гүнтәкин

Ольга«Өч сеңел. Еллар узгач…»А. Чехов, Л. М. Зайкаускас инсценировкасы

Айзарә Әхәтовна«Әниләр һәм бәбиләр»Т. Миңнуллин

Мона«Исемсез йолдыз»М. Себастиан

Нат«Очабызмы?»Ив Жамиак

Таңбикә«Нурзадә һәм Нурсылу»И. Әлмөхәммәтов

Дилбәр«Гүргә керер сер иде — 2»Р. Кинҗәбаев

Барбара Смит«График буенча мәхәббәт»Р. Куни

Елена Ивановна Кручинина«Соңлаган бәхет»А. Островский

Мирандолина«Шаян хуҗабикә»К. Гальдони

Сәмига«Җизнәкәй»Х. Ибраһимов

Кәтернә«Гөргөри кияүләре»Т. Миңнуллин

Сабира«Кыз урлау»М. Кәрим

Кәбирә/Канзас«Һинд кызы»Г. Каюмов

Миссис Бейкер«Ирекле күбәләкләр»Л. Герш

Фәхрия«Башмагым»Җ. Фәйзи, Т. Гыйззәт

Шәмсинур«Ул кайтты»Ә. Атнабаев

Награды

1. За роль Гульсум из спектакля «Осень» — премия в номинации «Лучшая женская роль» на Международном фестивале «Навруз» в Казани (1998)
2. Лауреат IV республиканского театрального фестиваля им. К. Тинчурина в номинации «Лучшая женская роль» (1999, Казань)
3. Народная артистка Республики Башкортостан (2003)
4. Народная артистка Республики Татарстан (2006)
5. Заслуженная артистка Республики Башкортостан (1995)

Пресса об актере