Азат Җиһаншин

Могҗизалар туганда

/В ночь волшебства/

Антракт белән бара 12+

Режиссер:

Азат Җиһаншин, Башкортстанның халык артисты

Алып баручылар:

Эльмир Газизуллин һәм Эльвира Бигалиева

Гөлназ Кашапова,
Вилдан Мисбахов,
Альберт Шәйхетдинов,
Рушат Мөдәрисов,
Рәсима Гайфуллина,
Чулпан Раянова,
Руслан Хисәметдинов,
Резида Фәхруллина,
Дамира Сәетова,
Гөлназ Мөхәммәдиева,
Гөлназ Биктимерова,
Лина Ганиева,
Ләйсән Алтынбаева,
Илгиз Юлдашбаев.

Дәвамлыгы 1 сәг.

Концертның беренче минуты ук тамашачыны серле мохиткә төрә. Тамаша геройлары вальс бии. Матур күлмәкләр, сәхнәнең бәйрәмчә бизәлеше, фонарьлар тараткан йомшак яктылык шундук күңелне күтәрә. Күңел, канатланып, тамаша залыннан аерыла да, “серле сандыкта яшерелгән” иң нечкә хисләргә юл бирә. Гүя, бер мизгелгә, балачак елларына, авылга, тере чыршы янына кайтып керәбез. Менә, күрше абзые өздереп гармун тарта, түгелме? Мичтән тәмле бәлеш исе килә… Мунча өлгергән…Гаилә гөрләшеп, бәйрәмгә әзерләнә… Рәхәт тынычлык тойгысы… Һәркем өчен дә кадерле хәтирәләрне тоя тамашачы.

Ә күңел янә очышта! Һәм менә инде без Франция урамнарында сәяхәт кылабыз! Бер мизгел уза – һәм без инде Һиндстанда. Ягъни, хыял кайда чакыра – шунда без. Бәйрәм белән котларга Кыш бабай белән Карсылу да ашыга – бәйрәмнең төп хуҗалары ич! Алар белән дә күрешәбез, күңел белән кышкы уеннарда да катнашабыз. Әлбәттә инде, күчтәнәчсез булмый – очраклы тамашачыга бүләк татый.

Концерт дәвам итә. Без – чаптар атларда карлы юллардан җилдерәбез. Кыңгыраулар чыңы… Милли моңнар…

Тамашаның төп үзенчәлеге дә шунда – тамашачы белән артистларның бербөтенгә әверелүендә. Бер бәйрәмдә, бер дулкында, бер табын артында булу хисе концерт дәвамында саклана..