Революция алды тарихы.

Театр беренче тапкыр 1912 елда Уфа шәһәрендә ачыла. “Нур” исемле татар труппасын оештыручысы 19 яшьлек яшь кызыкай Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская була. Феодаль-буржуаз строеның вакытында исламның гасырлык кануннарын җимергән кыю татар кызы бөтен төрки халыкларның беренче артисткасы булды. Шулай беренче карлыгачның очышы татар һәм башкорт халыкларының бөтен рухи-тарихи тормышында яңа гасыр башына әверелде. Труппа эшенә талантлы яшьләр җәлеп ителде. Ә Сәхибҗамал үзе режиссер да, беренче профессиональ артистка да булды. Ул оештыру, финанс һәм гастроль мәсьәләләре буенча бөтен кыенлыкларны да үз өстенә алды. Ихтыярлы Сәхибҗамал туташ, барлык кыенлыкларны җиңеп, үзенең тугры юлы белән барды. Кыска гына вакыт эчендә танылган татар драматурглары әсәрләреннән труппаның бай репертуары туплана. 1912 елдан 1918 елга кадәр яшь театр труппасы бөтен Урал, Идел буе , Урта Азия, Төньяк Кавказ, Кырым һәм Көнбатыш Себер буенча актив эш алып бара, спектакльләр куя һәм гастрольләрдә йөри. Тик иҗади эш өчен авыр шартлар булу сәбәпле, гражданнар сугышы елларында труппа таркала. Әмма бер кабынган “Нур” сүнмәде. Очкын зур иҗатның чын ялкыны белән янып китү өчен үз сәгатен көтте.