Өр-яңа тарих.

Перестройка җилләре исә башлагач, уяныр өчен вакыт җитә. 70 елдан соң “Нур” икенчегә туа. Татар театрын торгызу идеясе Уфа Дәүләт Советының Башкарма комитеты тарафыннан хупланды һәм «НУР»татар студиясен оештыруга карар ителде. Ике елдан соң студиягә “Уфа “Нур”татар дәүләт театры” статусы бирелә. Бүген Башкортстан башкаласында һәм үзенең 28 театраль сезонына аяк баскан татар театрының иҗаты республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә киң танылган. Үткәннәргә әйләнеп кайтсак, без узган еллар репертуарында коллективка фестиваль лаврлары, театр эшлеклеләренең һөнәри дәрәҗәсенә югары бәя биргән, тамашачылар мәхәббәтен яулаган спектакльләр барлыгын зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Театрның беренче сезоннарының төп афишасын милли классика фондыннан алынган драма материаллары тәшкил итә: “Адашкан күңел” М. Фәйзи, “Ямьсез тормыш” Ф.Сәйфи-Казанлы, “Сүнгән йолдызлар” К. Тинчурин, “Зөләйха” Г. Исхакый, “Бердәнберем, бәхет гөлем” Х. Вәхит һ.б. Еллар узу белән аларның күбесе театр тарихында легендар спектакльләргә әйләнде. Г.Исхакыйның классик повесте буенча “Көз” спектакле коллективка чын уңыш китерде. Бу спектакль бер тавыштан Россиянең һәм төрки телле халыкларының театр эшлеклеләренең югары сәхнә осталыгын, сәнгати-эстетик зәвыгын гәүдәләндерүче үрнәк булып танылды. К. Тинчурин ис. III Республика фестивалендә һәм IV Халыкара төрки телле театрлар “Нәүрүз” фестивалендә (Казан шәһәре) әлеге спектакль жюри һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан гамәлгә куелган барлык төп призларны җыйды. «Яшь театрларның заманча режиссурасы» Россия фестивале кысаларында Мәскәүнең таләпчән һәм эзләнүчән тамашачысы алдында «Көз» спектакле янә зур уңыш белән күрсәтелде. Төрле фестивальләрдә У. Гадҗибәковнең “Аршин мал алан”, А. Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”, К. Гольдониның “Шайтан котыртты”, Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектакльләре югары бәягә лаек булды. Төп рольләрне башкаручылар һәм режиссерлар төрле премияләргә һәм югары бәяләргә лаек булдылар. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Р. Фәхруллина, Башкортстанның атказанган артисткалары Г. Мөхәммәдиева һәм М. Сәетова-Гыйззәтуллина, И. Ганиева, А. Фатыйхов төрле фестивальләр лауреаты булды. Бүгенге репертуарның нигезен милли классик һәм заманча драматургия әсәрләре тәшкил итә: “Ак калфак” М. Фәйзи, “Хаҗи әфәнде өйләнә” Ш. Камал, “Гөргөри кияүләре”, “Алты кызга бер кияү” Т. Миңнуллин, “Әниемнең ак күлмәге” Ш. Хөсәенов, “Туй алдыннан” Х. Вәхит. Шулай ук Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй”, Н. Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт”, М. Кәримнең “Кыз урлау” кебек башкорт авторларының әсәрләре репертуарны бизи.
Труппада 40 артист бар. Безнең сәхнә ветераннары:Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артистлары Мәхмүт Фатыйхов, Марат Исхаков. Труппа һәрвакыт Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаучылары белән тулыланып тора. “Нур” театры өчен оештырылган махсус курсның “карлыгачлары” — Башкортстанның халык артисткасы Ф. Вәлиева, Башкортстанның атказанган артистлары М. Сәетова-Гыйззәтуллина, Г. Мөхәммәдиева, Р. Мөдәрисов, Р. Зарипова, З. Шәрәфетдинова, И. Ганиева, А. Фатыйхов, А. Шәрәфетдинов. Л. Хәертдинова, А. Гөмәрова, Р. Фәхрисламова, Д. Сәетова, Л. Хаҗиева кебек артистларның иҗади таланты һәм һөнәрләренә тугрылыгы аркасында сәхнә өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итте. 2005 елда беренче тапкыр коллективка Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар килде. Бүген алар арасында иң чагу вәкилләре – Г. Биктимерова, А. Габдуллина һәм Л. Ибраһимова тамашачы мәхәббәтен яулады. Яшь актерлар өлкән хезмәттәшләреннән бер дә калышмый – А. Баянов, В.Мисбахов, Г. Кашапова, Р. Гөбәйдуллин, Ф. Гайзетдинов, Э. Ибраһимова, И. Муллабаева. Бүген театр, заманча дөнья шартларында театр сәнгатен үстерүнең яңа баскычларына ирешеп, алга бара. Уфа «НУР» татар театры иҗаты-күпмилләтле республикабызның мәдәниятенең һәм сәнгатенең аерылгысыз өлеше. Аның бай һәм күпкырлы иҗаты Башкортстанның театр сәнгатен кабатланмас йөзе һәм уникаль тарихы белән баета.