АЛТЫНБАЕВА
Ләйсән Зәки кызы
1984 елның 4-нче гыйнварендә Уфа шәһәрендә туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының “Нур” театры өчен җыелган махсус курсын тәмамлаган.Иҗади юлын талибә чагыннан ук Татар дәүләт академия театрының сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” һәм “Казан сөлгесе” спектакльләреннән башлый. Курсның кураторы – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев. “Нур” театрында 2005 елдан бирле эшли.
Башкарган рольләре:
Раушания«Игезәкләр»
Рушан«Ак калфак»
Массакүләм сәхнәләрдә«Ак чәчәк – сиңа бүләк»
Филлис«Сәер мәхәббәт»
Шәмсия«Җизнәкәй»
Вәлимә«Су юлы»
Гимназистка«Хаҗи әфәнде өйләнә»
Тәнзилә«Көтелмәгән кунак»
Зебра«Юл маҗаралары»
Итекле песи, Кар бөртеге«Маҗаралы Яңа ел»
Чәчкә«Упкын өстендә уен»