ВӘЛИЕВА

Финә Мансур кызы

Башкортстанның атказанган артисткасы (2003)
Башкортстанның халык артисткасы (2013)
Татарстанның атказанган артисткасы (2021)

1969-нчы елның 8 гыйнварендә Татышлы районы Гарабаш авылында туа. 1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театраль факультетын тәмамлый. Талибә чагыннан ук ул чагу үзенчәлеге, эчке темпераменты һәм сайланган һөнәренә мәхәббәте белән аерылып тора иде. Укуын Финә ханым К. Станиславский ис. премия стипендиаты буларак тәмамлый. Аннары 15 ел дәвамында Салават драма театрында эшли. 2003 елда бай иҗади багажын туплап, Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә уйный башлый.

Башкарган рольләре:

Әминә«Гөлбәзир»Ф. Бүләков

Сара«Төнгә кереп югалма»А. Винокуров

Галимәбану«Галиябану»М. Фәйзи

Пансионатта тәрбияләнүче кыз «Сайрар кошым»Р.Н. Гюнтекин

Маша«Өч сеңел. Еллар узгач…»А. Чехов, Л. Зайкаускас инсценировкасы

Фәния-Фена«Күңелләрдә көмеш кыңгырау»Д. Салихов

Минзилә«Явыз сеңел»А. Иделбаев

Әни«Чүлмәкче сере»Ә. Кәшфуллин

Гөлшаян«Янамын да көямен»М. Әмир

Нәгыймә,
Хәдичә
«Банкрот»Г. Камал

Мадемуазель«Ерактагы якын йолдыз»М. Себастиан

Сәркәтиб«Ябалак борылышында»Ф. Бигашев

Рәсимә«Игезәкләр»Ә. Атнабаев

Фрейлина-мажорьетка«Нурзадә һәм Нурсылу»И. Әлмөхәммәтов

Бәдәр«Түтәйле Ибатуллин»Аманулла

Галчиха«Соңлаган бәхет»А. Островский

Жаннет«Кичке табын»М. Кәрим

Фатыйма«Кулларымда тургай»Х. Иргалин

Анна«Сагышларны басмый сулар да»В. Гуркин

Дилбәр«Эзләдем, бәгърем, сине!»Т. Миңнуллин

Шәфкать туташы «Ак чәчәк – сиңа бүләк»Р. Нурлыгаянов

Анжела«Бер вакыйга тарихы»В .Жеребцов

Җамал«Җизнәкәй»Х. Ибраһимов

Юлбикә«Хатын түгел, аждаһа»Д. Салихов

Нурия«Мәхәббәт зилзиләсе»Э. Яһудин

Фарзана«Иреңне миңа сат»Н. Гаетбай

Зөләйха«Әниемнең ак күлмәге»Ш. Хөсәенов

Диләрә«Балконнан төшкән мәхәббәт»Н. Гаетбай

Нурзидә Мөбәрәкова«Алты кызга бер кияү»Т. Миңнуллин

Рәшидә«Упкын өстендә уен»Г. Каюмов