ВӘЛИЕВА
Финә Мансур кызы
Башкортстанның атказанган артисткасы (2003)
Башкортстанның халык артисткасы (2013)
Татарстанның атказанган артисткасы (2021)
1969-нчы елның 8 гыйнварендә Татышлы районы Гарабаш авылында туа. 1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театраль факультетын тәмамлый. Талибә чагыннан ук ул чагу үзенчәлеге, эчке темпераменты һәм сайланган һөнәренә мәхәббәте белән аерылып тора иде. Укуын Финә ханым К. Станиславский ис. премия стипендиаты буларак тәмамлый. Аннары 15 ел дәвамында Салават драма театрында эшли. 2003 елда бай иҗади багажын туплап, Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә уйный башлый.
Башкарган рольләре:
Әминә«Гөлбәзир»
Сара«Төнгә кереп югалма»
Галимәбану«Галиябану»
Пансионатта тәрбияләнүче кыз «Сайрар кошым»
Маша«Өч сеңел. Еллар узгач…»
Фәния-Фена«Күңелләрдә көмеш кыңгырау»
Минзилә«Явыз сеңел»
Әни«Чүлмәкче сере»
Гөлшаян«Янамын да көямен»
Нәгыймә,
Хәдичә «Банкрот»
Мадемуазель«Ерактагы якын йолдыз»
Сәркәтиб«Ябалак борылышында»
Рәсимә«Игезәкләр»
Фрейлина-мажорьетка«Нурзадә һәм Нурсылу»
Бәдәр«Түтәйле Ибатуллин»
Галчиха«Соңлаган бәхет»
Жаннет«Кичке табын»
Фатыйма«Кулларымда тургай»
Анна«Сагышларны басмый сулар да»
Дилбәр«Эзләдем, бәгърем, сине!»
Шәфкать туташы «Ак чәчәк – сиңа бүләк»
Анжела«Бер вакыйга тарихы»
Җамал«Җизнәкәй»
Юлбикә«Хатын түгел, аждаһа»
Нурия«Мәхәббәт зилзиләсе»
Фарзана«Иреңне миңа сат»
Зөләйха«Әниемнең ак күлмәге»
Диләрә«Балконнан төшкән мәхәббәт»
Нурзидә Мөбәрәкова«Алты кызга бер кияү»
Рәшидә«Упкын өстендә уен»