ГАБДУЛЛИНА
Айгөл Хәйдәр кызы
1983-нче елның ноябрь аенда Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында туган.
2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының “Нур” театры өчен җыелган махсус курсын тәмамлаган. Курсның кураторы – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ф. Бикчәнтәев. Театрда 2005 елдан бирле эшли. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы. “Туган тел” телеканалында журналист һәм диктор булып эшли.
Башкортстанның атказанган артисткасы (2021).
Башкарган рольләре:
Раушания«Игезәкләр»
Кэйт«Сәер мәхәббәт»
Дилемма«“Әниләр һәм бәбиләр»
Нариман«Сайрар кошым»
Эльмира«Явыз сеңел»
Ләйлә«Гүргә керер сер иде»
Гашыйк кыз«Чүлмәкче сере»
Рәсилә«Игезәкләр»
Замфиреску«Ерактагы якын йолдыз»
Рушан«Ак калфак»
Фрейлина-мажорьетка«Нурзадә һәм Нурсылу»
Туттиның курчагы«Железное сердце Тутти»
Мэри Смит«График буенча мәхәббәт»
Тәмлетамак«Авыл эте Акбай»
Кыз«Кичке табын»
Женя«Сагышларны басмый сулар да»
Рәмилә«Гашыйклар көне»
Зәлиә Шәйдуллина«Бер вакыйга тарихы»
Фатиха«Җизнәкәй»
Карлыгач«Су юлы»
Анук«Гөргөри кияүләре»
Римма«Әниемнең ак күлмәге»
Йолдыз«Туй алдыннан»