МӨХӘММӘДИЕВА
Гөлназ Мират кызы
Башкортстанның атказанган артисткасы (2006).
Башкортстанның халык артисткасы (2020).
1971 елның 1 гыйнварендә Бакалы районы Куштирәк авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый. К. Тинчуринга багышланган Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе лауреаты. Матурлык конкурслары лауреаты, “Актер җыры-94” һәм “Дуслык моңы – 2000” Республика конкурслары дипломанты, “Туган тел” Республика конкурсының Гран-при иясе. Яшьләрне тәрбияләүгә,башкорт һәм татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өчен берничә тапкыр мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән.
Башкарган рольләре:
Маруся«Зөләйха»
Вазыйфа«Әниләр һәм бәбиләр»
Зөлфия«Явыз сеңел»
Хыял кызы«Чүлмәкче сере»
Гөлҗиһан«Банкрот»
Мартина«Очабызмы?»
Зилә«Котлыйбыз, син әти булдың!»
Йолдыз«Нурзадә һәм Нурсылу»
Бибигөл«Киек казлар»
Телли«Аршин мал алан»
Мария«Күз яше фонтаны»
Хәмидә«Ай булмаса, йолдыз бар»
Песи«Урман әкияте»
Магруфа«Өченче әтәчкә кадәр»
Карчәчәк«Былтыр маҗаралары»
Коринкина«Соңлаган бәхет»
Гөлнур«Гүргә керер сер иде»
Курше хатыны«Пуля»
Наилә«Бичура»
Жанинна«Шайтан котыртты»
Галиябану«Галиябану»
Миләүшә«Янамын да көямен»
Фәридә«Сайрар кошым»
Мәвия«Адашкан күңел»
Сәйлән«Ач күзеңне, монда мин!»
Кунак«Башмагым»
Рәмзия«Бердәнберем, бәхет гөлем»
Гөлчәчәк, Даша«Төнге шаяру»
Гөлчәхрә«Аршин мал алан” У. Хадҗибәков
Арлекин, Гвардеец«Железное сердце Тутти»
Женя«Сагышларны басмый сулар да»
Дания«Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте»
Саҗидә«Җизнәкәй»
Зөләйха«Су юлы»
Пудель«Авыл эте Акбай»
Хәдичә«Алты кызга бер кияү»