СИРАЕВА
Сәвия Гыймадлислам кызы
Русиянең атказанган артисткасы (2007).
Башкортстанның халык артисткасы (1989).
Татарстанның халык артисткасы (2001).
Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева 1934-нче елның 5 гыйнварендә Нуриман районы Иске Исай авылында дөньяга килә. Йөрәгенә иҗат ялкыны салган туган төяге аңа башкалага – олы сәнгать дөньясына юллама бирә һәм 1949 елны сәләтле яшь кыз Уфа дәүләт театр училищесына укырга керә. Актер осталыгы серләрен билгеле педагоглар Хаҗи Бохарский һәм Вәли Галимов өйрәтә.
Иҗат юлын Башкорт дәүләт филармониясендә башлап җибәрә.
1960 елда Салават дәүләт драма театрына эшкә килә.
1964 елдан яшь актрисаның язмышы М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән бәйләнә. Репертуарында рус һәм дөнья классикасы әсәрләре дә шактый.
1984 елда “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
1989 елда “Башкортстанның халык артисты” дигән югары исемгә лаек була.
Шул ук елны Республика яшь тамашачылар театрында эшли башлый.
1993 елны яңа оешкан “Нур” татар дәүләт театрына чакыру ала. Сәхнә остасы яшь коллективка аякка басу чорында зур иҗади ярдәм күрсәтә, яшь актерларны тәрбияләүгә, репертуарны баетуга көч сала. Төрле жанрдагы образлар, характерлар тудыра. Киң диапазонлы актриса үзен тирән психологик драма һәм трагедия остасы итеп таныта.
А. Нәсиннең “Үтер мине, җаный” лирик комедиясендә тудырган Сайдә образы өчен “Театр язы” фестивалендә (1996 ел) “Иң яхшы актер дуэты” өчен премия белән бүләкләнә.
Олы тәҗрибәле сәхнә остасы үзен режиссерлык мәйданында да таныта. 2000 елда Сәйфи Кудашның “Урман әкияте спектакле өчен “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә җиңүче дип игълан ителә.
2001 елда “Татарстанның халык артисткасы” дигән мактаулы исем тапшырыла.
Төрле елларда радиопостановкаларда яисә телевизион фильмнарда катнаша. Соңгы эшләрнең берсе – Флорид Бүләковның “Ай кызы” телевизион фильмындагы роле күпләрнең күңелендә актрисаның иҗатына янә соклану өстәде.
2007 елның августында “Русиянең атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
Башкарган рольләре:
Хәтирә«Кулъяулык»
Бибиәсма«“Көз»
Сайдә«Үтер мине, җаным!»
Тутыя ханым«Саклыйк әле күңел хисләрен»
Таифә«Өч аршин җир»
Мәрфуга«Күрәзәче»
Саймә«Кыйбла кая?»
Җиһан«Рәхмәт сиңа, Сөләйман!»
Разыя«Ай булмаса, йолдыз бар»
Хатын«Керәсез төшләремә»
Сихерче«Кар өстендә күбәләк»
Мәрьямнең
әнисе«Аклы-каралы мәрәкә»
Галимәбану«Галиябану»
Корбанбикә«Кичке табын»
Фәридәнең әбисе«Сайрар кошым»
Миһри«Җизнәкәй»
Тутакай«Ябалак борылышында»
Нәгыймә«Типтерәм әле дөньясында»
Җиһан«Ак калфак»
Түтәй«Түтәйле Ибатуллин»
Галимә«Хаҗи әфәнде өйләнә»
Ак әби«Ак чәчәк – сиңа бүләк»
Әни«Әниемнең ак күлмәге»
Әүдәки«Гөргөри кияүләре»
Камилә«Кыз урлау»
Биби түтәй«Көтелмәгән «кунак»
Миңлебикә«Отышлы тормыш»
Пресса
Гюльнара ИКСАНОВА
«Республика Башкортостан» № 33 от 19 февраля 2009 г.
Лилия Сахабутдинова.
Культура // Персона