ФАТЫЙХОВ
Айрат Рафаил улы
Башкортстанның атказанган артисты (2021).
М. Растропович ис. Ырымбур дәүләт сәнгать институтында укыган чагында ук М. Горький ис. Ырымбур рус дәүләт драма театрында эшли. 2003 елда укуын тәмамлаганнан соң М. Фәйзи ис. Ырымбур татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2005 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театрына драма артисты, сәхнә остасы буларак эшкә килә. 2010 елда Н. Гаетбайның “Гашыйклар көне” спектаклендә Мөнир ролен башкаруы өчен “Иң-яхшы ир-ат роле” номинациясендә Башкорт драматургиясе республика фестивалендә мактаулы дипломга лаек була.
Башкарган рольләре:
Флорид-Фред«Күңелләрдә көмеш кыңгырау»
Хайруллах-бәй«Сайрар кошым»
Князев«Гөлбәзир»
Фәгыйм«Явыз сеңел»
Чүлмәкче«Чүлмәкче сере»
Иван Степанович«Ябалак борылышында»
Укытучы«Исемсез йолдыз»
Табиб«Банкрот»
Хәким Ялаев«Игезәкләр»
Тома«Очабызмы?!»
Риф«Котлыйбыз, син әти булдың»
Сәлим«Ак калфак»
Рыцарь«Нурзадә һәм Нурсылу»
Венер«Гүргә керер сер иде -2»
Барый«Түтәйле Ибатуллин»
Стенли Поуни«График буенча мәхәббәт»
Әхмәт«Җүләр»
Миловзоров«Соңлаган бәхет»
Шәрәй«Кичке табын»
Шәрәй«Кулларымда тургай»
Рамис Патис«Сагышларны басмый сулар да»
Мөнир«Гашыйклар көне»
Франсуа«Бичаралар»
Бәхти«Хатын түгел, аҗдаһа»
Әхсән«Җизнәкәй»
Вәкыйф«Мәхәббәт зилзиләсе»
Нурис«Су юлы»
Хөснетдин«Хаҗи әфәнде өйләнә»
Мөхәммәтхан«Һинд кызы»
Дәүләтбай«Кыз урлау»
Шәриф«Балконнан төшкән мәхәббәт»
Кыш Бабай«Маҗаралы Яңа ел»
Сарбай«Авыл эте Акбай»
Валера«Упкын өстендә уен»
Динар«Көтелмәгән «кунак»
Рафик“Мин көтәм сине
Әхмәт бай “Бер мәл шәһәрдә”